[Вступление]:
Em Bm Am Em
Em D Am Em
[Куплет 1]:
Em
Син эзләмә мине
Em Am
Шаулы урамнарда -
Am
Мин килеп чыгармын
Em
Көзге томаннарда.
G
Син эзләмә мине,
Bm Am
Күзләп язлар ягын -
C Em
Мин бу табигатьнең
D Em
Кышка атлаган чагы.
[Куплет 2]:
Em
Син эзләмә мине
Em Am
Ачы бураннарда -
Am
Мин чәчәк атармын
Em
Җәйге болыннарда.
G
Син эзләмә миндә
Bm Am
Төсләрнең гел агын -
C Em
Мин бу табигатьнең
D Em
Гөлгә күмелгән чагы.
[Кушымта]:
Am
Аяз көндә зәңгәр күкне ярып
Em
Яшен сукса - бу минем нәфрәтем!
Bm
Тик шулай да һаман кайтып
Bm Em E7
Мин җиргә тезләнәм.
Am
Минем юлым якты йолдызның нуры,
Em
Бу хәяткә күп минем рәхмәтем.
D
Тик шулай да мине син җирдә,
D Em
Син җирдә эзләмә…
[Куплет 3]:
Em
Син эзләмә мине
Em Am
Төнге күккә карап -
Am
Табалмассың җавап,
Em
Йолдызларны санап.
G
Син эзләмә мине,
Bm Am
Нәрсә әйтим тагын?
C Em
Мин күктәге айның
D Em
Күренми торган ягы…
[Кушымта]:
Am
Аяз көндә зәңгәр күкне ярып
Em
Яшен сукса - бу минем нәфрәтем!
Bm
Тик шулай да һаман кайтып
Bm Em E7
Мин җиргә тезләнәм.
Am
Минем юлым якты йолдызның нуры,
Em
Бу хәяткә күп минем рәхмәтем.
D
Тик шулай да мине син җирдә,
D Em
Син җирдә эзләмә…
Em
Син эзләмә мине…